news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар арасында матурлык конкурсларын тыярга телиләр

Андый конкурслар җиңүчеләрнең дә, җиңелгән балаларның да күңелен җәрәхәтләргә мөмкин

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы декабрьдә балалар арасында матурлык конкурсларын тыючы закон проектын беренче укылышта караячак. Парламентарийлар фикеренчә, мондый чаралар балалар психикасын какшата, дип яза "Российская газета".

Закон проекты нигезендә, закон бозарга теләгән ата-аналар һәм укытучылар 5 мең сумга штрафка тартылачак, ә юридик затларны катгыйрак җәза көтә - алар 1 миллион сум акчаларын чыгарып салырга тиеш булачак.  

Балигъ булмаганнар арасында матурлык конкурсларын тыю фикере февраль аенда ук яңгыраган иде. Экспертлар андый чараларның бернинди яхшы ягы да юк дип саный: оттыручы үз эченә бикләнә, ә җиңгән якка утка май гына өсти. "Бу бөтен игътибарны үзеңнең тышкы кыяфәтеңә юнәлтү дигән сүз. Укучылар өчен бу бик начар, чөнки баланың бөтен аңы үзен матурлауга китә", - ди психология фәннәре докторы Елена Смирнова. Аның фикеренчә, балаларның тышкы кыяфәтен чагыштыру һәм бәяләү мәгънәсез, чөнки һәр бала үзенчә матур, ә бәләкәй кызларны бизәндерү һәм олыларныкы кебек прическалар ясау - аларны балачактан мәхрүм итүгә тиң.

Закон проектында да нәкъ менә шул хакта әйтелгән: җиңелүчеләрдә күп санлы комплекслар туа. Хәтта дисморфомания синдромы барлыкка килергә мөмкин, бу очракта, баланы нинди дә булса физик кимчелекләр турында тынгы бирми торган фикерләр борчый.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100