news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бала төшерүләр кимегән

2016 елда гына да аборт ясату саны 58 мең очракка, 8 процентка кимегән, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 2016 елда абор ясату саны 58 мең очракка (8 процентка), ә биш ел эчендә 250 меңгә (25 процентка) кимегән, дип белдерде Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Тормыш авырлыгына очраучы бала көткән хатыннарга хатын-кыз консультацияләрендә һәм бала тудыру йортларында 1,5 мең медик-социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү кабинетлары һәм үзәкләрен үстерү сәбәпле, 2016 елда гына да аборт ясату саны 58 мең очракка, 8 процентка кимегән, ә биш ел эчендә 250 меңгә (25 процент), — дигән Скворцова Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында.

Шушы рәвешле сәламәтлек саклау өлкәсе үлем санын киметеп кенә тугел, ә абортны кисәтү һәм экстракорпораль аталандыруга мөмкинлекләрен арттыру аша демографиягә үз өлешен кертә, дип ассызыклый министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100