Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә бөртеклеләр уңышы 120 миллион тоннадан артып киткән
Бу чик түгел, әмма ул инде 2016 елгыдан артыграк.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә, соңгы мәгълүматлар буенча, бөртеклеләрдән уңыш 120 миллион тоннадан артып киткән. Бу узган елгыдан артык, дип белдергән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Тулаем алганда, урып-җыю кампанисе ахырына якынлаша. Быел динамика уңай, уңыш – рекордлы. Мин бөртеклеләр-кузаклы культурларны күздә тотып әйтәм. Соңгы мәгълүматлар буенча, 122,5 миллион тонна ашлык суктырылган. Бу сан соңгысы түгел, әмма ул 2016 елгыдан артык”, – дип җиткергән Медведев.
"Кичекмәстән активрак булып, бөртеклеләрне ныклап эшкәртүне дә кертеп, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү системасын җәелдерергә кирәк. Бу бәяләр тирбәнеше аркасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең югалтуын киметәчәк”, – дип билгеләп үткән ул Россия Хөкүмәте утырышында чыгыш ясаганда.
Медведев Евразия икътисади берлеге масштабында агропродукция эшкәртүчеләрнең эш шартларын көйләү кирәклеген дә өстәп әйткән. "Агробизнес намуслы көндәшлектә булырга тиеш”, – дип билгеләп үткән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз