news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бүген Әниләр көне билгеләп үтелә

Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Әниләр көне билгеләп үтелмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен. Россиядә Әниләр көнен күптән түгел генә билгеләп үтә башладылар. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Дәүләт Думасының хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча комитеты Әниләр көнен гамәлгә кую инициативасы белән чыкты.

Соңгы вакытта бу көнгә багышланган мәдәни-массакүләм чаралар күбрәк үткәрелә һәм алар безнең илнең бөтен төбәкләрендә уза, аларның күбесе җирле хакимиятләр оештыруында һәм ярдәмендә үткәрелә. Россия Федерациясенең 60тан артык субъектында балаларны тәрбияләү һәм төбәк гаилә сәясәтен чынга ашыруга өлеш керткәне өчен әниләргә дипломнар, медальләр, мактау билгеләре, исемнәр һәм премияләр гамәлгә куелган. Алар бу бәйрәм уңаеннан уздырылган чараларда тапшырыла.

Искәртеп үтик, Европа илләренең күбесендә, АКШ, Канада, Кытай, Япониядә Әниләр көне май аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100