news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бүген Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә

Санкт-Петербургта Россия президенты Владимир Путин Хәрби диңгез флоты диңгезчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 29 июльдә Россиядә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бүген Санкт-Петербургта Россия президенты Владимир Путин Хәрби диңгез флоты морякларын бәйрәм белән котлады. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Владимир Путин Россиядә диңгезчеләргә карата аеруча ихтирам булуын җиткерде. “Биредә иңгә иң торып батыр һәм көчле рухлылар гына эшли”, - диде ил башлыгы.

  • Россиядә Хәрби диңгез флоты көне һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә билгеләнгән. Хәрби диңгез флоты көнен Россиядә диңгез чикләре сагында торучылар, флот учреждениясендә эшләүчеләр билгеләп уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100