news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Бөек Ватан сугышы турында архив документлары комплексы булачак

Ул Россиядә яшәүчеләр өчен дә, башка илләр халкы өчен дә ачык булачак.

Россиядә Бөек Ватан сугышы турында архив документлары комплексы булачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Давыдова). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Россиядә тарихи вакыйга турында кино һәм фотоматериалларның иң зур архив документлары комплексы төзеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Без җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, аларның батырлыкларын хөрмәт итәбез. Аларны искә алу каһарманлык үткәненә зур хөрмәт күрсәтү генә түгел, ул безнең киләчәгебезгә дә хезмәт итә, безне илһамландыра, бердәмлекне ныгыта. Без Җиңү турындагы дөреслекне сакларга тиеш. Югыйсә, ялган, йогышлы авыру кебек, бөтен дөнья буйлап җәелеп китсә, балаларыбызга нәрсә әйтербез. Ялганга, тарихны үзгәртү омтылышларына без фактларны каршы куярга тиеш», — диде Президент.

Ул шулай ук архив документлары комплексы Россия халкы өчен дә, башка ил халкы өчен дә ачык булачак, дип өстәде. Владимир Путин бу эшне Россиянең җиңүче ил буларак бурычы һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылыгы дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100