Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә авыруларның туганнарына реанимациягә керергә рөхсәт ителә
Дәүләт Думасы авыру кешеләрнең якыннарының реанимациядә яки интенсив терапия бүлегендә булу хокукы турындагы законны кабул итте.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне соңгы, өченче укылышта авыру кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының реанимациядә яки интенсив терапия бүлегендә булу хокукы турындагы законны кабул итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Закон Николай Герасименко җитәкчелегендәге депутатлар төркеме тарафыннан Дәүләт Думасы каравына тәкъдим ителде һәм 2018 елның июлендә үк беренче укылышта кабул ителде.
Закон пациентларның туганнарына һәм законлы вәкилләренә интенсив терапия бүлекләрендә һәм реанимация бүлекләрендә була алу хокукын бирә.
«Якын кешеләре тормышындагы авыр мизгелләрдә ата-аналарның, ир белән хатынның, балаларның алар белән янәшә булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Закон проекты озак вакытлар Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшләнелде һәм бүген без килешенгән позициягә чыктык дип әйтә алабыз. Якын арада аны кабул итә алырбыз дип ышанам», - дигән иде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз