Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә авыруларның туганнарына реанимация бүлегенә керергә рөхсәт иттеләр
Баштарак Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге документы киңәш бирү характерында гына һәм аны үтәү мәҗбүри түгел иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 9 июньдә, пациентларның туганнарына реанимация һәм интенсив терапия бүлекләренең ишекләрен ачарга рөхсәт итә торган федераль закон үз көченә керәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
Ул «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы законга төзәтмәләр кертә. Хәзер медицина оешмалары администрацияләре пациентларның әти-әниләре һәм башка гаилә әгъзаларын, шулай ук аларның законлы вәкилләрен реанимациягә кертергә тиеш.
Баштарак Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге документы киңәш бирү характерында гына, аны үтәү мәҗбүри түгел һәм хәлиткеч карарны хастаханә администрацияләре чыгарырга тиеш иде.
Россиянең күп кенә медицина учреждениеләре, уңай халыкара тәҗрибәгә йөз тотып, инде күптән реанимация бүлекләренең ишекләрен ачса да, җитәкчеләре элеккеге тәртипләрне саклаучы клиникалар һаман да бар әле. Хәзер исә яңа закон нигезендә медицина учреждениеләре җитәкчеләре туганнарына реанимациядә ятучы пациентның хәлен белү мөмкинлеге һәм моның өчен шартлар тудырырга тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз