news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча кайнар линия ачыла

Ярдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча бөтенроссия кайнар линиясе ачыла. Бу хакта проектны оештыручы “Женщины за жизнь” фондына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Ярдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.

“Авыр хәлдә калган затын-кызларга вакытында ярдәм кулы сузарга һәм хатын-кызга үзе генә булмавын күрсәтү зарур. Безнең психологлар вазгыятькә ачыклык кертергә һәм дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк”, - диде агентлыкка “Женщины за жизнь” фонды җитәкчесе Наталья Москвитина.

  • Линия эш көннәрендә 09:00-21:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Кайнар линия номеры: 8 (800) 200 04 92.

Хәзерге вакытта рәсми мәгълүматлар буенча Россия дәүләт клиникаларында ел саен 800 меңнән артык аборт ясала, диде Н.Москвитина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100