news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә авыл хуҗалыгына ярдәм итү дәвам итәчәк - Путин

Путин авыл хуҗалыгында җитештерүнең берникадәр кимүенә борчылмавын белдерде.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү дәвам итәчәк, дип белдерде бүген зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Путин.

"Авыл хуҗалыгы - инде күптән милли проект. Аңа ярдәм итүгә йөзләгән миллиард сум акча тотыла. Ярдәм итү - зур хуҗалыклар буенча булсынмы, фермерлар буенча булсынмы, авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча булсынмы - дәвам итәчәк", - диде ул.

Шул ук вакытта Путин авыл хуҗалыгында җитештерүнең берникадәр кимүенә борчылмавын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100