news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә авыл егетләрен армиягә чакыру вакыты кичектерелә

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә егетләр армиягә китәчәк.

(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Авылларда яшәүчеләр өчен чакыру кичектереп торыла. Аларны 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакыралар. Бу авылдагыларга урып-җыю эшләрен тәмамлау мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби хезмәткә 132 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш», - дип хәбәр итте журналистларга Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Евгений Бурдинский.

Былтыр көз хәрби хезмәткә 132 500 кеше, ә язын 135 мең кеше чакырылган. 

Бурдинский элек хәбәр иткәнчә, чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Россиянең барлык 85 төбәгендә узачак.

Гражданнарның кайбер категорияләрен, әйтик, педагогларны армиягә чакырмыйлар. Аларны армиягә елга бары бер тапкыр - 1 майдан 15 июльгә кадәр алалар. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100