Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә авторлык хокуклары белән идарә итү буенча махсус оешма төзергә тәкъдим ителә
Россиянең Икътисад, Мәдәният, Юстиция министрлыклары яңа иҗтимагый-дәүләти оешма төзү мәсьәләсен 25 гыйнварга кадәр чишәргә тиеш.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә авторлык хокуклары белән идарә итү өлкәсендә иҗтимагый-дәүләти оешма төзергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырган киңәшмәгә сылтама белән “Коммерсантъ” яза, дип хәбәр итә ТАСС.
Игорь Шувалов Россиянең Икътисад, Мәдәният, Юстиция министрлыклары башлыкларына авторлык хокуклары өлкәсендә яңа иҗтимагый-дәүләти оешма төзү турындагы мәсьәләне 25 гыйнварга кадәр чишәргә боерган. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына авторлык хокукларына кагылышлы законнарга төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән. Аерым алганда, ул закон проектында авторлык хокукы иясенең гонорарлары, еллык хисаплар һәм башка мәгълүматлар тупланган “шәхси кабинетын” булдыру турында да сүз барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз