news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә автомобильләр өчен яңа документ барлыкка киләчәк

Яңа ГОСТ 2020 елның 31 мартында үз көченә керә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә транспорт чараларының энергия нәтиҗәлелеге һәм экология күрсәткечләре турында мәгълүмат бирү буенча ГОСТ кертелә. Шул сәбәпле автомобиль документларының составы үзгәрәчәк. Бу турыда стандарт текстына сылтама белән RT хәбәр итә.

«Энергия нәтиҗәлелеге этикеткасы» дигән яңа аерым документта 100 километрга сарыф ителгән ягулык, углекислый газ күләме, электромобильләр өчен сарыф ителгән электр энергиясе һәм күпме юл үтәргә мөмкин булуы күрсәтелгән.

Яңа документ автомобильне сатканда һәм тәкъдим иткәндә транспорт чарасына теркәлә торган документлар комплектына керергә тиеш. Кагыйдә авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм йөк автомобильләренә кагыла.

Яңа ГОСТ 2020 елның 31 мартында үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot