news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә автомобиль номерларын алу гадиләште

Законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнары автомобильләргә теркәү номерларын әлеге билгеләрне әзерләүчеләрдән мөстәкыйль рәвештә ала алачак закон үз көченә керә. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Закон нигезендә, махсуслаштырылган оешмалар һәм аларның вазифаи затлары транспорт чараларының теркәү мәгълүматларын белә торып яки саксызлык белән бозган, транспорт чараларын һәм аларның төп компонентларын маркировкалау һәм дәүләт теркәвенә алу тәртибен дөрес үтәмәгән өчен җаваплы булачак.

Чит илгә чыгарыла торган транспорт чараларына, шулай ук төп транспорт чаралары яки шассиларга карата яңа теркәү гамәлләре кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100