Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә авиабилетлар бәясе биш процентка арткан
“Уртача чек” бәясе арту туристлык хезмәтләренә ихтыяҗ булу турында сөйли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Россиядә ел башыннан авиабилетлар бәясе чама белән биш процентка арткан. Мәгълүмат чараларында билетлар кыймммәтләнү турында чыккан мәкаләләрне тикшергәч, Монополиягә каршы федераль хезмәт шундый нәтиҗәгә килгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
“Бәяләр артуның төп сәбәбе – ягулык бәясе арту һәм ташламалы бәяләр белән промоакцияләр буенча авиабилетлар тәкъдим итү кимү”, - дип аңлатканнар Монополиягә каршы федераль хезмәттә.
Матбугат чараларында авиабилет бәяләре арту турында түгел, ә “урта чек” бәясе күтәрелү турында әйтелгән.
“Уртача чек” бәясенә шулай ук пассажирлар саны, оча торган ара, кире кайтырга билет булу, өстәмә хезмәтләр дә (кунакханә броньлау, авто арендасы, трансфер) йогынты ясый. Шулай итеп, “уртача чек” күрсәткеченең күтәрелүе туристлык хезмәтләренә ихтыяҗ арту турында сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз