news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә "ата капиталы" барлыкка килергә мөмкин

"Известия" газетасы мәгълүматлары буенча, яңа субсидия ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Россия Иҗтимагый палатасы "Ата капиталы" - гаиләдә өченче бала туганда тапшырылачак субсидия кертергә тәкъдим итте. Бу хакта чәршәмбе көнне "Известия" басмасы Россия Иҗтимагый палатасының гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе докладына сылтама белән хәбәр итә.

Газета мәгълүматлары буенча, субсидия өченче бала туганда биреләчәк. Биредә балаларның бер гаиләдә тууы һәм бер гаиләдә тәрбияләнүе, әти-әниләренең теркәлгән никахта булу шарт.

"Ата капиталы" ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый. Ә суммасы ана капиталы түләүләре кебек булачак. Ана капиталы суммасы 2017 елдан 453 мең сум тәшкил итә.

Проект авторы, Россия Иҗтимагый палатасының гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Рыбальченко сүзләренә караганда, "бу финанс ярдәме генә түгел, ә җаваплы ата булуга, күп балалы гаиләнең иминлегенә дә ярдәм итә".

Яңа чаралар комплексын гамәлгә ашыруга беренче этапта Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымны кертү планлаштырыла. Икенче этапта проектка Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары кушылырга тиеш. Йомгаклау этабында инде Россиянең калган төбәкләре кушылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100