news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россиядә аспирантларның стипендиясен арттырырга ниятлиләр
Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кзыксындыра ала, ди мәгариф һәм фән министры.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аспирантларның стипендия күләмен арттыру мәсьәләсе каралуын җиткергән. Бу хакта министр Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университет студентлары белән очрашуда җиткерде, дип яза “Известия”.
“Минемчә, стипендия артырга тиеш. Бу хакта сөйләшүләр бара”, – дигән Ольга Васильева. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә талантлы яшьләргә булышлык күрсәтү төп максатларның берсе булып тора. “Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кзыксындыра ала”, – дигән министр.
Белешмә өчен, техник юнәлеш буенча аспирантларның минималь стипендия күләме – 7 мең сум булса, башка юнәлешләрдә 3 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot