news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә “ашыгыч ярдәм” килеп җитү тизлеге 20 минут тәшкил итә

Россия сәламәтлекне саклау министры фикеренчә, бу ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту хисабына мөмкин булган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Ашыгыч ярдәм хезмәте буенча вәзгыять уңай якка үзгәреш кичерә. Россия Сәламәтлекне саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова Илкүләм медицина палатасы кичектергесез медицина ярдәме конгрессында пациент янына 20 минут эчендә килеп җитә, дип белдергән. 

Аның сүзләренчә, бу барлык очракларның 88 процентында шулай, дип яза РИА Новости.

Агентлык министр сүзләренә сылтама белән хәбәр итүенчә, узган елда бу күрсәткеч ил буенча уртача 88,2 процентта, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында 94 процентта булган.

Россия сәламәтлек саклау министры фикеренчә, бу ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту хисабына мөмкин булган.

Узган ел 2,2 мең ашыгыч ярдәм автомобиле сатып алынган һәм алар төрле төбәкләргә юлланган. Моннан тыш, хөкүмәт тарафыннан әлеге машиналарны яңартуга өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүленгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100