news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аш тозына яңа стандартлар кабул ителгән

"Поваренная" дигән тоз 3-5 айдан кибетләрдә бетәчәк.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Киләсе елдан Россиядә "аш тозы" - "поваренная соль" сатылмаячак. Яңа ГОСТ буенча бу атаманы куллану каралмаган. Бу турыда "Руспродсоюзга" сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

  • "Руспродсоюз" Россиядәге тоз җитештерүче эре компанияләрне берләштерә.

Тозга яңа ГОСТ 1 сентябрьдә үз көченә керде.

"Яңа ГОСТ буенча, бик үк конкрет булмаган, төрле тозлар өчен кулланыла торган "аш тозы" - "поваренная соль" сүзе урынына, дөньядагы барлык илләрдәге кебек үк, Россиядә дә "ризык тозы" - "пищевая соль“ дип язылачак", - диде "Руспродсоюз" башлыгы Дмитрий Востриков.

"Поваренная" төшенчәсе атаманың мәгънәсен дөрес бирми, дигән Востриков. Яңа төрле тышлыкта "морская", "молотая" яки "экстра" сүзләре язылачак. Бу сүзләр продуктның сыйфатын һәм аны җитештерү ысулын күрсәтә.

Тозга калий йодиды урынына калий йодаты кушачаклар. Бу исә товарның саклану вакытын озынайтырга мөмкинлек бирәчәк.

"Поваренная" дигән тоз 3-5 айдан кибетләрдә бетәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100