news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә армиядән качучылар проблемасы бүтән актуаль түгел - Владимир Шаманов

"Контракт буенча хәрби хезмәткә килүчеләр саны арта барган саен чакырылыш буенча алынучыларга йөкләмә кими бара", дип аңлаткан яңа сайланган депутат.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия эчке гаскәрләр командующие, Дәүләт Думасына 7нче чакырылышта "Бердәм Россия"дән сайланган депутат Владимир Шаманов армиягә барырга теләмәүчеләр проблемасы актуальлеген югалтты, дип саный.

"Бүген бу проблема көнүзәк түгел", - дигән журналистларга Шаманов "Бердәм Россия" депутатлары семинар-киңәшмәсендә. Элегрәк бердәмроссиялеләр Шаманов кандидатурасын оборона буенча Дума комитеты рәисе постына тәкъдим иткән булганнар.

"Контракт буенча хәрби хезмәткә килүчеләр саны арта барган саен чакырылыш буенча алынучыларга йөкләмә кими бара", - дип аңлаткан яңа сайланган депутат.

Ул Федерация субъектларының күбесендә чакырылыш буенча армиягә алынучылар планы үтәлүенә һәм арттырып үтәлүенә игътибар итүен әйтеп узган. "Димәк, хәзер бу мәсьәлә актуальлеген югалтты", - дип йомгаклаган Шаманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100