Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә аномаль җылы һава торышы көтелә
Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе көннәрдә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Эксперт якын көннәрдә бөтен Россиядә температура климатик нормага якын булачагын яки аннан артачагын әйтте.
«Себер федераль округының төньягында, Таймырда, Якутиянең төньягында аномалия 8-10 градус булачак, Европа өлешендә температура нормадан 4-5 градуска югарырак булу көтелә. Мәскәүдә 5,5 градуска, көньякта 3-4 градуска җылырак булачак», — дип хәбәр итә басма.
Синоптиклар Уралда, Идел буенда һәм Көнбатыш Себернең көньягында салкын һава торышы булуы турында кисәтә. Ә менә Чиләбе өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Башкортстанда кырау төшәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз