news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталын торак ремонтлауга тотарга тәкъдим иттеләр

Ана капиталын юнәлдерергә мөмкин булган максатлар исемлеген киңәйтү тәкъдим ителә.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронты гаиләләр ана капиталын торак ремонтлауга тота алсын өчен Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта Гомумроссия халык фронтының өстенлекле проектлар һәм стратегик инициативалар департаменты җитәкчесе, Иҗтимагый палата әгъзасы Юлия Зимовага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Аналар берлеге» ана капиталын торак ремонтлау өчен файдаланырга мөмкин булсын иде, дип тәкъдим итте», — диде Зимова.

Ул бу чара Иҗтимагый палатаның «Гаилә сәясәте: гаилә мәнфәгатьләренә ярдәм чаралары» тикшеренүләрендә популярлашуын искәртте. Респондентларның 46 проценты ана капиталын ремонтка тоту мөмкинлеге өчен, ә 44 проценты автомобиль сатып алу өчен тавыш биргән.

Әлеге инициативаны Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы профильле комитеты хупларга әзер, дип билгеләп үтелә.

«Әгәр мондый инициатива закон белән рәсмиләштерелеп, Дәүләт Думасына керсә, без аны хуплаячакбыз», — дип аңлатты Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты башлыгы Галина Хованская.

Элегрәк «Татар-информ» киләсе елда Россиядә ана капиталы күләме 3,7 процентка артачак, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100