news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ана капиталын ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр

Ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелә.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ана капиталын 2018 елдан гамәлгә керәчәк 6 процентлы ставка белән ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә ана капиталыннан түләү мөмкин, элек бу балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә иде, дип искәртте Топилин.

Ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелә. Хәзер аның күләме 453 мең сум тәшкил итә, 2020 елда бу сумманы 471 сумга кадәр арттыру планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot