news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ана капиталын кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләргә рөхсәт итәргә телиләр

Гражданнарга ана капиталын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының пенсия резервларына күчерү мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтендә ана капиталын кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләүдә куллану мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.

Бу хакта РБК Министрлар Кабинетындагы чыганакка һәм киңәшмә беркетмәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, ана капиталын махсус банк яки брокер продуктларына (мисал өчен, дәүләт банкларындагы кертемнәр, дәүләт гарантияләре белән тәэмин ителгән облигацияләр, яки дәүләт компанияләре яисә дәүләт банкларының облигацияләре) урнаштырырга мөмкинлек бирәчәкләр.

Шулай ук гражданнарга ана капиталын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының пенсия резервларына күчерү мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә.

Фикер алышулардан соң инициативаны, эшләп бетерү өчен, тиешле органнарга тапшырдылар. Әйтик, Икътисад, Хезмәт һәм социаль яклау, Финанс министрлыклары һәм Россия Банкына ана капиталын финанс инструментларына (моңа биржа да керә) инвестицияләү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә, яки әлеге идеяне «Инвестицион үсеш механизмнарын формалаштыру һәм үстерү буенча юл картасы» проектыннан алырга кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot