news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ана капиталын баланы укыту максатларында куллануны гадиләштерәчәкләр

Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталының мәгариф юнәлешен гадиләштерергә һәм килешү белән эшләүче гаиләләрне кооперативлар белән якларга тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы яза.

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ана капиталы акчасын баланы укыту максатларында куллануны гадиләштерә торган һәм аны торак шартларын яхшыртуга юнәлдергәндә гражданнарның хокукларын яклау буенча өстәмә механизмнарны күздә тоткан закон проекты әзерләнгән», - диелә хәбәрдә.

Аның нигезендә, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә, ана капиталы акчасын баланың уку чыгымнарын каплауга тотарга тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак. Бу исә ата-аналарга акчаны онлайн режимында күчерү мөмкинлеген бирәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot