news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак

2021 елда ана капиталын якынча 1,2 млн гаилә алачак, диделәр Россия Хезмәт министрлыгында.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Димәк, 2021 елда беренче бала өчен 483 882 сум түләнәчәк. Ә беренче бала өчен түләү алмаганнарга 639 432 сум биреләчәк. Әгәр гаилә моңа кадәр ана капиталы алган икән инде, икенче балага өстәмә 155 550 сум акча түләнәчәк.

2021 елда бу максатлар өчен 443,3 сум акча тоту каралган. Ана капиталы программасы Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2020 елның 1 мартында киңәйтелде.

2021 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 443,3 млрд сум акча планлаштырылган.

«Хезмәт министрлыгы исәпләүләре буенча, 2021 елда ана капиталын 1,2 млн гаилә алачак», — диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100