news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә алкогольсез сыраны рекламалауны тыярга мөмкиннәр

Канун проекты хуплау тапкан очракта, 2019 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Дәүләт Думасына алкогольсез сыраны рекламалауны тыюны күздә тоткан канун проекты тапшырылачак. Документны Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Сергей Фургал һәм «Күмәк саклау» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Марат Аманлиев әзерли, дип яза «Известия». 
 
Фургал билгеләп үткәнчә, алкогольсез сыра рекламасының төп аудиториясе – балалар һәм үсмерләр, бу – аны тыюга нигез булып тора да.
 
Аның фикеренчә, реклама алкогольсез сыраның зыяны булмавы турында иллюзия тудыра. 
 
«Яшьләр кибеткә баргач инде гадәти сыра сатып алачак, чөнки ул  алкогольсез күбекле эчемлеккә караганда «текәрәк», – дип сүзен йомгаклады Фургал.
 
Канун проекты хуплау тапкан очракта, 2019 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100