news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә алкоголь күләме аз булган эчемлекләрне җитештерү һәм әйләнешкә чыгару тыела

Шулай ук этил спирты, алкоголь продукцияләрен җитештерүгә һәм аларның әйләнешенә лицензия бирү тәртибе үзгәртелә.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә спирт күләме 15 проценттан ким булган һәм тонусны күтәрүче матдәләр кушылган продукцияләрне җитештерү һәм әйләнешкә чыгару тыела. Андый матдәләр исемлеге Хөкүмәт тарафыннан төзелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше, алкоголь продукцияне куллануны чикләү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Аның нигезендә, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм әйләнешенә лицензия бирү тәртибе үзгәртелә. Шулай ук гариза бирүченең бу өлкәдә хокук бозган өчен түләнелмәгән штрафы булган очракта лицензия бирүдән баш тарту өчен нигез була ала.

Бу яңа үзгәрешләр самолетта алкоголь продукциясен берәмләп сатуга да кагыла, хәзер ул лицензия буенча гына башкарылырга мөмкин. Лицензиядә һава судносының төгәл борты күрсәтелергә тиеш. Закон авиаташучыга лицензия бирүче органга алкоголь продукциясен берәмләп сату, шулай ук җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә алкоголь продукциясен берәмләп сату көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирүне таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot