Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә AliExpress ның көндәше барлыкка килде
Pandao Россия складларыннан товарлар тәкъдим итә, бу сатып алучыларга товарны тапшыру тизлеген арттыра һәм таможня белән бәйле проблемалардан азат итә
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Mail.ru Group Россиядә Pandao интернет-мәйданчыгын эшләтеп җибәрде, ул популяр AliExpress сайтына төп көндәш булачак. Бу хакта «Экономика сегодня» порталында хәбәр ителә.
Pandao Россия складларындагы товарларны тәкъдим итәчәк. Бу сатып алучыларга товарны тапшыру тизлеген арттырырга һәм таможня белән бәйле проблемалардан азат итәргә тиеш. Яңа мәйданчыкта сатучылар белән туры элемтә һәм сатып алучыларны яклау каралган.
Хәзер Россия онлайн-мәйданчыгында брендлар арасында Apple, Xiaomi, Phillips тәкъдим ителгән. Киләсе елда анда Россия электроника маркаларын сату планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз