Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә АИ-95 бензинының бер литрына уртача бәя 40 сумнан артты
АИ-92 бензины һәм җәйге дизель ягулыгы да кыйммәтләнде.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Узган атнада (4-11 июнь) Россиядә ягулыка бәя кинәт артты, дип хәбәр итә "Интерфакс" Россия Энергетика минстрлыгының ягулык-энергетика комплексының Үзәк диспетчерлык Идарәсе мәгълүматларына сылтама белән.
АИ-95 безнинының бер литрына уртача бәя атна эчендә 9 тиенгә күтәрелеп, беренче тапкыр 40 сумнан артты. АИ-92 бензинына уртача бәя 16 тиенгә күтәрелде һәм бер литры 37,35 сум булды. Җәйге дизель ягулыгы уртача 8 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры 38,17 сумга җитте.
Аи-92 бензинына бәя үсү буенча лидер – Себер округы. Анда әлеге марка бензинның бер литрына бәя 36 тиенгә арткан. Шулай ук Алтай крае, Иркутск өлкәсе һәм Алтайда бәяләр 50 тиенгә кадәр арткан. Тувада АИ-92 бензинының бер литры 86 тиенгә кыйммәтләнгән. АИ-92 бензинына бәя Урал округының барлык төбәкләрендә дә арткан.
Үзәк округта Аи-92 бензинына бәя 22 тиенгә күтәрелгән. Ләкин Иваново өлкәсендә ул 50 тиенгә, Калуга һәм Кострома өлкәләрендә – 40 тиенгә кыйммәтләнгән. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә – ягулык куллану буенча иң зур төбәкләрдә, бәя 21-24 тиенгә үскән.
Аи-95 бензинына бәя үсү темплары Россиянең ягулык салу станцияләрендә ул кадәр үк көчле булмаган. Ләкин, бу бензинның сизелерлек кыйммәтләнүе Уралда, Үзәк округта һәм Себердә күзәтелә. Җәйге дизель ягулыгы нигездә, Себердә, Ерак Көнчыгышта һәм Россиянең көньягында кыйммәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз