news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә агач йортларга ташламалы ипотека кертелергә мөмкин

Федераль Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы агач материаллардан төзелгән торак өчен махсус программа эшли.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы агачтан төзелгән йортлар өчен ташламалы кредит программасы тәкъдим итә, дәп хәбәр итә RT.

Программа министрлык тарафыннан  Президент йөкләмәсе буенча Россия урман комплексын үстерү максатыннан эшләнә. Механизм инде гамәлдә булган яңа төзелешләр кредиты аналогы булачак, дип хәбәр иткән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов.

Программа буенча еллык кредит ставкасы, яңа төзелешләрдән фатир сатып алгандагы кебек, 12 процент тирәсендә булырга тиеш.

«Хәзерге льготалы кредит механизмы Мәскәүдә, Мәскәү тирәсендә, Санкт-Петербургта яңа төзелешләрдән потенциал сатып алучыга 8 млн сумга, ә башка төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген бирә. Программа кысаларында еллык кредит ставкасы12 проценттан артмый, базар ставкасы белән банкныкы арасындагы аерманы дәүләт каплый», – дип билгеләп үткән Евтухов. Ул әлеге мәсьәлә инде актив рәвештә банк һәм иминият институтлары белән өйрәнелүен өстәгән.

Министр урынбасары Виктор Евтухов льготалы ипотека программасы буенча агачтан төзелгән шәхси төзелешләр генә түгел (мәсәлән, дачалар), агач материаллардан төзелгән аз катлы йотлардан фатирлар да алырга мөмкин, дип белдергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100