news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 9 сыйныфлар телдән имтихан бирә башлаячак

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы, телдән имтихан бирү укучыларны "фикерне матур итеп җиткерә белергә" өйрәтәчәк, дип белдерә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильева 2017 елдан 9 сыйныфлар тапшыручы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә яңа бүлекчә – телдән сөйләм кертеләчәген белдерде. Бу хакта ул НТВ телеканалында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Быел без 9 сыйныфларда яңа бүлекчә – телдән сөйләм кертәбез. Әлегә бу тәҗрибә буларак кына тормышка ашырылачак. Бер елдан бөтен ил буйлап кертеләчәк. Хәзер берничә төбәк сайланды, алга таба барысында да булачак",  – дигән министр. Ул матур сөйләм проектының максаты "туган телдә сөйләшә, фикереңне матур итеп җиткерә белергә" өйрәтүдә дип саный.

Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы башлыгы 2017 ел ахырына мәгариф стандартларының эчтәлеген тулыландыру эшен төгәлләү ниятләнгәнен җиткергән. "Без 2017 ел ахырына мәгариф стандартларының эчтәлеген тулыландыру эшен төгәлләрбез, дип өметләнәбез. Ягъни илдәге бердәм мәгариф мәйданы турында сүз баруы турында әйтәбез", – дип аңлаткан Ольга Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100