news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 800 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

РФ субъектлары 1,5 миллионнан артык дозада препарат алган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 800 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Вакцинация ясатучыларга кагылышлы барлык мәгълүматларны исәпкә алсак, бу 800 меңнән артык кеше дигән сүз», - дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, төбәкләр 1,5 миллионнан артык дозада препарат алган инде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 700 кешенең яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстанда вакцинациянең ничек үткәрелүе турында тулырак мәгълүмат белән Sntat сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100