news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 7 мең кешенең бердәнбер торагыннан мәхрүм калу ихтималы бар

Белгечләр фикеренчә, канун проекты зиннәтле торак хуҗаларына һәм алимент түләмәүчеләргә кагылачак.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Бурычы булганнарның бердәнбер торагын тартып алу турындагы яңа канун проекты якынча 7 мең алимент түләмәүчегә кагылырга мөмкин", – дип белдергән Россия юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин. Бу хакта “Известия” язып чыккан.

Канун проекты Конституция суды карары нигезендә эшләнгән, ул киң иҗтимагый фикер уятты. Шул сәбәпле кабат төзәтмәләр кертелде, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Әлбәттә, канун зиннәтле торак хуҗаларына гына кагылмый. Монда бурычларын кайтарырга теләмәгән намуссыз кешеләр дә күздә тотыла. Ягъни биредә сүз зур фатирга ия булып, бурычын түләргә акча табарлык кешеләр хакында бара. Алар оятсыз һәм намуссыз рәвештә бурычларын кайтармый ", – дип яза ТАСС, Гальперин сүзләренә сылтама биреп.

Министр урынбасары белдергәнчә, канундагы чикләүләрне исәпкә алып, әлеге чара якынча 7 мең алимент түләмәүче кешегә кагылырга мөмкин.

Гальперин, хәзерге вакытта безнең приставларларда алимент түләүчеләр буенча 880 мең эш бар, дип өстәде. Аларның гомуми әҗәт күләме 135 миллиард сум тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot