Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 60 урманда янгынга каршы көрәшәләр
Янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә 2718 гектар мәйдандагы 60 урман янгынына каршы көрәш алып барыла. Бу хакта “Авиалесоохрана” оешмасына сылтама белән “Известия” язып чыкты. Кичә – 10 октябрьдә, гомуми мәйданы 202 гектар мәйдан биләгән 16 урман янгыны сүндерелгән.
Бүгенгә урман янгыннарының күпчелеге Приморье краенда теркәлгән. Биредә 56 урман янгынына каршы көрәш чаралары алып барыла. Аларның мәйданы 2,6 мең гектар. Өч районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Моннан тыш урман янгыннары Төньяк Осетия һәм Еврей автоном өлкәсендә теркәлгән.
Урманда янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз