news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 55 мең яңа уку урыны барлыкка килгән

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2017 елда 82 мәктәп ачылуын җиткергән.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). 2017 елда Россиядә 82 мәктәп ачылды, мәктәпләрдә 55 мең яңа уку урыны барлыкка килде, дип җиткергән Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева сүзләренчә, бу планлаштырылганнан 8 мең урынга артыграк.

“2017 елда Россия мәктәпләрендә 55 мең яңа урын барлыкка килде, 82 мәктәп ачылды. 55 мең азрак сыман, әмма иң зур мәктәп бездә 2,2 мең урынлык. Быел без планлаштырылганнан 8 мең урынга артыграк төзедек”, – дигән министр идарә тармагының өстенлекле проектларын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясендә.

Васильева моның өч сменалы, ә кайдадыр ике сменалы режим проблемасын чишү мөмкинлеген бирде, – дип белдергән.

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 25 мәктәпнең “файдалануга тапшырылуын” көтеп торуын өстәп әйткән. Министр мәктәпләр төзелеше бина төзүне генә түгел, ә лабораторияләр һәм яңа технологик җайланмаларны да кертеп, тулаем җиһазлауны да башкара, дип билгеләп үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100