news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә пенсия күләме турында алдан хәбәр итәчәкләр

Пенсия фонды түләүнең якынча күләмен һәм картлык буенча пенсия алу шартлары турында хәбәр итәчәк.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенсия фонды Россиядә яшәүче 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә булачак пенсия күләме турында алдан ук хәбәр итәчәк. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Пенсия фондыннан хәбәр gosuslugi. порталы аша өч елга бер тапкыр автомат рәвештә килеп торачак», — дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

45 яшькә күпчелек гражданнарның билгеле пенсия капиталы бар, шулар ярдәмендә түләүләр күләмен фаразларга мөмкин. Моннан тыш, бу яшьтә кешеләр пенсия күләме турында уйлана башлый, диелә хәбәрдә.

«Һәр кеше шәхси кабинетында пенсия җыелмасы һәм киләчәктә керем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә күпме пенсия алырга мөмкинлеге турындагы мәгълүматны күрә алачак», — диде хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов.

Аның фикеренчә, пенсия турындагы хәбәр Россиядә яшәүчеләргә пенсиягә чыккач финанс перспективасын аңларга ярдәм итәчәк. Пенсия фонды түләүнең якынча күләмен һәм картлык буенча пенсия алу шартлары турында хәбәр итәчәк. Моннан тыш анда түләүләрне исәпләү өчен таләп ителә торган параметрларны күрсәтәчәкләр һәм пенсия җыелмалары турында мәгълүмат булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100