Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән
Аларның кайберләре 2020 елга кадәр спорт чараларын тамаша кыла алмаячак.
(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгы илнең төрле шәһәрләреннән 400ләп кешене җанатарларның кара исемлегенә керткән. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
“Хәзерге вакытта рәсми спорт чараларында булуда тыелган исемлектә 374 кеше бар”, – дип җиткергәннәр ТАСС агентлыгы соравына җавап итеп идарә тармагының матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта әйтүләренчә, аларның кайберләре 2020 елга кадәр спорт чараларын тамаша кыла алмаячак. Тулаем алганда тыюлар 2018 елга кадәр салынган. Исемлектә башлыча 35 яшькә кадәргеләр кертелгән, диелә хәбәрдә.
Әгәр дә тыелган исемлектәге кешеләрнең спорт чараларына баруы ачыкланса, аларга 20 меңнән алып – 25 мең сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлау каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз