news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 40 меңгә якын умарта оясы һәлак булган

Татарстанда, Алтай краенда һәм Ульяновск өлкәсендә умарталарны торгызуга дәүләт ярдәме чаралары эшләнелә, диделәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Россиядә 40 меңгә якын умарта оясы һәлак булган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россиянең 25 төбәгендә 39,6 мең умарта оясы, ягъни 29 июльгә аларның гомуми саныннан 1,3 проценты үлгән. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кайбер төбәкләрдә умартачылар югалтуларын компенсацияләүнең төрле формалары турында карар кабул ителде, диделәр. Әйтик, Башкортстанда «Башкортстан Республикасында умартачылыкны үстерү» төбәк программасы кысаларында умартачылык пакетлары һем умартачылык инвентаре алуга чыгымнарны 50 процентка кадер субсидияләу каралган.

Татарстанда, Алтай краенда һәм Ульяновск өлкәсендә умарталарны торгызуга дәүләт ярдәме чаралары эшләнелә.

Ведомствода «гражданнар мөлкәтенә китерелгән зыянны компенсацияләү мәсьәләсе, шул исәптән пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендәге законнарны бозу аркасында, хокук бозуда гаепле затларны җаваплылыкка тарту юлы белән суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин», дип ачыкладылар.

  • «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 3 меңнән артык умарта оясы һәлак булган. Бер умартада 80 меңгә кадәр бал корты булуын исәпкә алсак, республикада 240 млн чамасы умарта корты үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100