Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 31 декабрьне ял көне итү тәкъдиме белән чыктылар
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әлеге тәкъдимне, рәсми рәвештә алынуга, карарга әзер булуларын белдерделәр
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россиядә 31 декабрьне ял көне итү тәкъдиме белән чыккан, чөнки ул эш көне сыйфатында нәтиҗәле түгел. "Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, өстәмә ял көне бүлеп бирү мөмкинлеге булмаган очракта, ул моны гыйнвар бәйрәмнәренең соңгы көне - 11 гыйнварны кыскарту хисабына эшләргә тәкъдим итә.
Җәмәгать палатасының гражданнарга социаль ярдәм һәм тормыш сыйфаты комиссиясе әгъзасы тиешле мөрәҗәгатьне РФ Дәүләт Думасы һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җибәрергә ниятли. Хәмзәев фикеренчә, елның соңгы көнендә хосусый компанияләр һәм дәүләт предприятиеләренә эшләү мәҗбүри түгел, бу көнне берәү дә документлар артыннан йөрергә җыенмый.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әлеге тәкъдимне, рәсми рәвештә алынуга, карарга әзер булуларын белдерделәр. Дәүләт Думасында РФ Җәмәгать палатасы әгъзасының башлангычын хуплаганнар, әмма законнарга үзгәрешләр киләсе елда гына әзерләнергә мөмкин, дип аңлатканнар.
Расланган бәйрәм көннәре календаре буенча, 2015 елда Россия кешеләре 1-11 гыйнварда ял итәчәк. Шуңа да карамастан, кайбер төбәкләрдә 31 декабрьне ял көне иткәннәр инде. Әйтик, Ульяновск өлкәсендә төбәк җитәкчелегенә буйсынучы ведомство һәм учреждение хезмәткәрләре шимбә, 20 декабрь көнне эшкә чыккан, шул рәвешле, елның соңгы көнендә эшләмәү мөмкинлеген алган. Киров шәһәре хакимияте дә шундый ук карар кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз