news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 31 декабрь көнне эш сәгате кыскарак булачак

Шул ук вакытта 31 декабрь көнне хезмәткәрләр өчен өстәмә ял да бирелергә мөмкин.

Россиядә 31 декабрь көнне эш сәгате кыскарак булачак

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, әмма аны ял көне дә итәргә мөмкин. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«2020 нче елда 31 нче декабрь пәнҗешәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне булып тора, шуңа бәйле рәвештә аның озынлыгы бер сәгатькә кими», — дип искә төшерде ведомство җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Шул ук вакытта 31 декабрь көнне хезмәткәрләр өчен өстәмә ял да бирелергә мөмкин.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртеп узуларынча, россиялеләр 1-10 гыйнварда ял итәчәк, ә 2021 елда беренче эш көне 11 гыйнварда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100