news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 26 гыйнвардан беренче тапкыр тәүлеккә 80 меңнән азрак кешедә ковид табылган

Илдә тәүлек эчендә коронавирус аркасында 8 242 кешене хастаханәгә салганнар, бу алдагы көн күрсәткечләреннән 11,3 процентка кимрәк.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары тәүлек эчендә 79 863кә арткан һәм гомуми сан 16 941 656га җиткән.

Бу хакта якшәмбе көнне коронавирус инфекциясенә каршы федераль оператив штабта журналистларга сөйләделәр, дип яза ТАСС.

Шулай ук, 26 гыйнвардан башлап беренче тапкыр илдә көненә 80 меңнән дә азрак очрак ачыкланган.

Коронавирустан тәүлек эчендә 149 060 авыру савыккан, гомуми сан — 14 567 976.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100