news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 25 яшьтән кечерәк кешеләргә кредит бирүне чикләргә тәкъдим иттеләр

Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр артык кирәк булмаган әйберләр алу өчен кредиттан файдалана.

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). 25 яшьтән яшьрәк россиялеләргә кредитларны бары тик белем һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр иң кирәкле булмаган әйберләргә — модалы гаджетлар, чит илдә ял итү, кыйммәтле автомобильләр өчен кредитлардан файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми. 

35 яшькә кадәр россиялеләонең яртысының банкларда кредитлары бар, дип билгеләп үтте Петров. "Бу өлкәдә килеп туган вазгыять никах, бала табу һәм безнең киләчәккә инвестицияләр институтын үстерүгә ярдәм итү өлешендә дәүләт мәнфәгатьләренә тискәре йогынты ясый", - диелә депутатның Медведевка мөрәҗәгате текстында.

Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финанс сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш дип саный депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100