news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 24,5 миллионнан артык кеше Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашкан

Бәйрәм чараларына Мәскәүдә – 8 миллион, Краснодар өлкәсендә – 1,1 миллион, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә 850 мең кеше килгән.

Россиядә 24,5 миллионнан артык кеше Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашкан
Рамиль Гали

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Россиядә 24,5 миллионнан артык кеше Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты, дип җиткерә Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан узган чараларда 24,5 миллионнан артык кеше катнашты. Шуларның 7,8 миллионы “Үлемсез плок” йөрешендә булды”, – дигән ул. Аның сүзләренчә, илдә 7 мең торак пунктта 15 меңләп чара үткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле иң күп килүчеләр Мәскәүдә – 8 миллион, Краснодар өлкәсендә – 1,1 миллион, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә – 850 мең, Свердловск өлкәсендә – 807 мең кеше булуын да әйткән.

“Төрле чараларда тәртип саклауда 243 мең кеше, шул исәптән 180 меңләп эчке эшләр органы хезмәткәрләре катнашты", – дип өстәгән ул.

Сүз уңаеннан, Җиңү кне азагында Россиядә 745 бәйрәм салюты атырылган. Мәскәүдә 16 урында оештырылган пиротехник тамашаны 450 меңләп кеше караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100