news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 21 яшьтән кечерәкләргә исеркеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр

Гражданнарга - 50 мең сум күләмендә, ә дәүләт хезмәткәренә 200 мең сум штраф түләтү карала.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 21 яшьтән кечерәк россиялеләргә катылыгы 18 градустан югары булган исеркеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. Әлеге закон проекты кичә Дәүләт Думасына карарга тапшырылган, дип яза «Российская газета».

Документта, хокук бозган очракта, тиешле штрафка тарту кирәклеген кертү турында әйтелә.

Гражданнарга - 50 мең сум күләмендә, ә дәүләт хезмәткәренә 200 мең сум штраф түләтү карала, ә юридик затлар ярты миллион акчаларыннан колак кагарга мөмкин.

Инициатива авторлары яңа канунны кертүнең сәбәбен  берничә ел элек Россинең дөньяда җан исәбенә чиста спирт куллану буенча дүртенче урында булуы белән аңлата. Бу - елга 15,1 литр исерткеч эчемлек дигән сүз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot