news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасы расланды

Бу эшкә казнадан 26 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген илнең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасын раслады, аны 2025 елга кадәр тормышка ашыру каралган, бу эшкә 26 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Бу хакта журналистларга Федераль милләтләр эшләре буенча агентлык башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Игорь Баринов сүзләренчә, бу милләтара мөнәсәбәтләрне тормышка ашыру эшчәнлеге таләпләренә җавап бирүче беренче программа. “Дәүләт программасының төп максаты – милләтара тынычлыкны һәм бердәмлекне саклау, гомумгражданлык хисләрен тәрбияләү һәм шул ук вакытта безнең илдә яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни төрлелеген саклау”, -  дип искәртә агентлык башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot