news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр

2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Бүген РФ Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев видеоконференция элемтәсе режимында узучы РФ гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлары рәисләре гомумроссия семинар-киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтү 2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешендәге илкүләм максат һәм стратегик бурыч буларак билгеләнде», - диде Вячеслав Лебедев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100