Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 2023 елдан прописканы дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштереп булачак
Дәүләт хезмәтләре порталында 2 сентябрьдән вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлады.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2023 елдан прописканы дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштереп булачак. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.
2023 елдан Россия гражданнары яшәү урыны буенча теркәлүне дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да үти алачак. Бу вакытка кадәр 14 яшьтән зуррак россиялеләргә яшәү урынына теркәлү өчен теркәлү учеты органына килергә кирәк булачак.
2022 елның 1 июленнән бөтен Россия буенча 14 яшькә кадәрге балалар прописканы электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, законлы вәкилләре тарафыннан теркәлү турында гариза биргәндә эшли ала.
Дәүләт хезмәтләре порталында 2 сентябрьдән вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлады. Россиялеләр моны эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә бармыйча да эшли ала. Ведомство белгечләре әйтүенчә, шушы рәвешле гражданнарның бүлекчәгә килүләрен киметеп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз