news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2023 елда электрон паспортлар бирә башлыйлар

Аның QR-кодлы мобиль кушымтасы да булачак.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»).  Россиялеләргә электрон паспортларны 2023 ел башыннан бирә башлаячаклар. Юридик күзлектән караганда, электрон мәгълүмат бирүче паспорт гамәлдәге кәгазьдәге кебек үк статуска ия булачак, дип аңлатты Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарә башлыгы Валентина Казакова.

Беренче этапта кимендә 100 мең электрон паспорт чыгару планлаштырыла, әмма төгәл сан гражданнарның теләкләренә бәйле булачак, дигән Казакова РИА Новости басмасына.

Ведомствода аңлатуларынча, электрон документта ике кул бармакларының эзләре һәм электрон имза булачак. Электрон имза кеше ихтыяры буенча өстәлә. Моннан тыш, электрон паспортның QR-кодлы мобиль кушымтасы да булачак. Төп документ урынына аны да хөкүмәт билгеләгән кайбер очракларда файдаланып булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100