news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле

Имтиханнарны тапшыру өчен өстәмә көннәр дә бирелә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшырачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру 21 мартта башланып, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнар тапшыруның төп чоры (резерв көннәр белән) — 27 майдан 2 июльгә кадәр. 5-20 сентябрьдә өстәмә көннәр бирелә, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100